В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Водоканал» белгечләре аварияне бетерәләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). Казанның Яңа Савин районы йортларында яшәүчеләр суүткәргечтәге авария аркасында сусыз калган.
Су белән тәэмин итү Адоратский урамы, 47, Ф.Әмирхан урамы, 2, 2а, 4а, 30, 32, 34, Ямашев проспекты, 74, 76 адресы буенча туктатылган.
«Водоканал» МУП белгечләре аварияне бетерү өстендә эшлиләр, дип хәбәр итә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәте.