В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). 24-нче сентябрьдә Казанның Яңа Савин районында урнашкан кайбер йортларда су белән тәэмин итүне бер тәүлеккә сүндерәчәкләр. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
24-нче сентябрь 9.00 сәгатьтән 25-нче сентябрь 9.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Апас урамы, 3 (25-нче номерлы мәктәп), 5, 7, 9, 11, 11а, Ярослав Гашек урамы, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 9 (302-нче номерлы балалар бакчасы), шулай ук шәхси йортлар, Голубятников урамы, 1, 3, 5, 7, 9, 11, 15, 17, 19, 21, 21а, 21а корп.1 (337-нче номерлы балалар бакчасы), 23а (93-нче номерлы балалар бакчасы), 27, 29, 31, (25-нче номерлы балалар бакчасы), 33, 33а, 35, 35а, 35а корп 1, Короленко ур., 34, 36, 40. Шулай ук су Апас, Жилищная, Комбинат, Монтаж, Пермь, Совнархоз, Транспорт, Филиал, Яранск урамнарында булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.