В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Тэцевская урамындагы челтәрләрдә килеп чыккан авария белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). Мәскәү районының кайбер йортларында вакытлыча су юк. Бу Тэцевская ур., 8б адресы буенча урнашкан су белән тәэмин итү челтәрләрендә авария килеп чыгу белән бәйле.
Химиклар һәм Гудованцев урамнарындагы йортларда яшәүчеләр сусыз калган, шулай ук Беломорск урамы, 71а, 73, 77, 79, 81, 83, 236, 238, 240, 242, 244, 246 адреслары буенча да су юк.
Су белән тәэмин итү эшләр тәмамланганнан соң торгызылачак, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәте.
Су белән цистерналар Беломорск ур., 77, Химиклар ур., 33, Гудованцев ур., 61, Химиклар ур., 79 адреслары буенча куелачак.