В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Казанның Совет районындагы Зур Клыки бистәсенең кайбер йортларында иртәгә, 2-нче июльдә, вакытлыча су булмаячак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Су белән тәэмин итү 9.00-дән 23.00 сәгатькә кадәр Амарант, Октябрь урамнары буенча урнашкан йортларда (2-нче номерлы йорттан 62-нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортларда, 1-нче номерлы йорттан 71-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортларда) Полевая, Төзүчеләр, Южная йортларында туктатылачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.