В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
29-нчы ноябрьдә Казанда җылыүткәргечнең читкә агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 ноябрь). 29-нчы ноябрьдә Казанда җылыүткәргечнең читкә агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак. Казан ТЭЦ-2 котельныйыннан магистраль җылылык үткәргечләре челтәрендәге суга яшел төстәге Уранин-А буягычын кертәчәкләр.
«Казан җылылык челтәрләре» шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләрдән краннардан, шул исәптән кайнар су краннарыннан, «яшел су» килгән очракта, предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүләрен сорый: +7(843)291-87-95 (күпканальле).
Уранин-А буягычы җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.