Автоцистерналарны килгән гаризалар нигезендә урнаштырачаклар.
Фото: Денис Гордийко
7-нче декабрь 9.00 сәгатьтән 8-нче декабрь 9.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Годовиков ур., 1а (С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсенең санаторий-профилакторие), 8а (168-нче номерлы мәктәп), Дементьев ур., 3а, 5а, 5б, 7, 7а, 9, 16, 16 корп.1 (145-нче номерлы лицей), 16 корп.2, 18 корп.1, 18, 20а корп.1 (янгын бүлеге), 22, 22а, Максимов ур., 1, 1а, 1б.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.