В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу ике суүткәргечне үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыру өчен кирәк
Казанның Авиатөзелеш районының кайбер йортлары вакытлыча сусыз калачак. Сәбәбе — ике суүткәргечне үзәкләштерелгән челтәргә тоташтыру.
13 нче июльнең 9:00 дан 14 нче июльнең 11:00 сәгатькә кадәр су сылтама буенча күрсәтелгән йортларда булмаячак.
«Водоканал» МУП хәбәр итүенчә, сулы автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны аша кабул ителәчәк гаризалар буенча урнаштырылачак.