Хатларны 24 нче февральгә кадәр махсус почта тартмасында калдырырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Хатлар җыю 22 нче февральдә 12:00 сәгатьтә башлана. Музейда язма аксессуарлар һәм кәгазьләр белән өстәл урнаштырылачак. Юлламаларны махсус почта тартмасына салырга мөмкин – аларны 24 нче февральгә кадәр кабул итәчәкләр, шуннан соң Россия армиясенең үзәк йортына һәм «Солдатка хат» проекты кураторларына җибәрәчәкләр.
Шулай ук Ватанны саклаучылар көне алдыннан ТР Милли музеенда укучылар өчен патриотик тәрбия дәресе уздырылачак. «Без яшьтәшләребез эзләрен эзләргә барабыз» лекциясен тыңлаучылар Татарстанда эзләнү хәрәкәте барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында экспедицияләрнең эш нигезләре һәм принциплары турында беләчәкләр. Балалар яу кырларында табылган табылдыклар һәм шәхси әйберләр белән танышачак.
Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә «Донбасс – Россия йөрәге» совет агитация плакатлары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.