«Петр корабеллары» күчмә күргәзмә проектын тәкъдир итү «Музейлар төне»нең төп вакыйгасы булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Килүчеләр өчен мастер-класслар, викториналар, мода, Россия флоты, кино сәнгатендә император образы турында лекцияләр әзерләячәкләр. XVIII гасыр музыка һәм биюләре әлеге чор атмосферасын тоярга ярдәм итәчәк, шулай ук тарихи костюмнарда дефиле һәм иммерсив экскурсияләр дә узачак. «Петр корабеллары» күчмә күргәзмә проектын тәкъдир итү «Музейлар төне»нең төп вакыйгасы булачак.
Чаралар 14:00 сәгатьтә башлана. Тулырак программа һәм өстәмә мәгълүмат ТР Милли музее сайтында урнаштырылган. Керү – музей билетлары буенча.
Быел Россия императоры тууына 350 ел һәм аның Казанга килүенә 300 ел тула. Нәкъ менә Петр Бөек Россиядә беренче Кунсткамера музеена нигез салган, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.