Күргәзмә 26-нчы июльдә ачыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). 26-нчы июльдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Казан адмиралтействосы: Россия флоты данын яклап» күргәзмәсе ачыла, ул Россия хәрби-диңгез флоты көненә багышланачак.
Күргәзмәдә Казан адмиралтействосы төзелеше турында сөйли торган документлар: төзелеш планнары, урман әзерләү тәртибе турында указлар һәм инструкцияләр, XVIII гасыр китаплары – «Устав морской» һәм «Регламент об управлении адмиралтейства и верфи» күрергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, Россия хәрби-диңгез флоты тарихы Казан адмиралтействосы (1718-1830) – Иделдә XVIII гасырда император Петр I указы буенча төзелгән иң эре суднолар төзелеше үзәге белән тыгыз бәйләнгән. Ул эшләгән чорда Казанда 400-дән артык төрле типтагы судно төзелгән. Алар арасында фрегатлар, бриглар, гардкоутлар, бомбардир корабльләр, галиотлар, люгерлар, гекботлар бар.
Иделне Россиянең иң зур судно йөрү юлы буларак күрсәтүгә аерым игътибар бирелгән. Экспонатлар арасында - адмиралтейство һәм бистә күренешләре белән гравюралар һәм фотографияләр, кораблар модельләре, навигация җиһазлары һәм корабль җиһазлары, урман әзерләү инструментарие. «Волгарь» паромы предметлары комплексы зур кызыксыну уята, ул озак вакытлар Казан белән Иделнең уң як яры арасында бердәнбер элемтә чарасы булып хезмәт иткән.
А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы материаллары комплексында Татарстанда суднолар төзүнең заманча этабы яктыртылды, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте. Аның тарихы 1895 елда Паратск судно ремонтлау остаханәләренә нигез салынудан башлана. Бүген предприятие үз тармагында иң зурлардан санала һәм Россия оборона куәтен ныгытуга һәм хәзерге этапта флот формалаштыруга зур өлеш кертә.
Татарстан Республикасы Милли музее, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, Россия дәүләт борынгы актлар архивы, Россия дәүләт тарих архивы фондларыннан алынган борынгы документлар һәм материаллар нигезендә экспозициядә Татарстан суднолар төзелеше тарихының төп этаплары тәкъдим ителде.
«Петр I Фарсы походының су төбенә киткән корабларын эзләүгә» фотокүргәзмәсе 2016 елда Д.Шиллер җитәкчелегендә Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган экспедиция белән таныштыра. Каспий диңгезе төбендә үткәрелгән су асты тикшеренүләре барышында Дербент шәһәре янында Фарсы походы вакытына караган корабльләр кыйпылчыклары, якорь һәм пушка табылган.