Россия һәм чиктәш илләр халыкларының илдәге иң эреләрдән саналган корамадан ясалган эшләнмәләр коллекциясеннән 120дән артык экспонат тәкъдим ителәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь) 1-нче ноябрь көнне, Татарстан Милли музеенда Россия этнография музее (Санкт-Петербург) тупланмасыннан «Корама бизәге: Евразия халыкларының традицияләре һәм сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Россия һәм чиктәш илләр халыкларының илдәге иң эреләрдән саналган корама эшләнмәләр коллекциясеннән 120дән артык экспонат тәкъдим ителгән.
Күргәзмәгә килүчеләр костюм элементларын, интерьер предметларын, җигү кирәк-яраклары детальләрен, уенчыкларны һәм башка бик күп нәрсәләрне күрәчәк. Экспонатлар XIX гасыр башыннан төрле халыкларның кул эшләре үсешен күрсәтә, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
Күргәзмәдә Россия этнография музее экспертлары Евразия халыклары арасында корамадан тегү традицияләре турында сөйләячәкләр, мастерлар белгечләр һәм киң җәмәгатьчелек өчен дәресләр һәм воркшоплар уздырачаклар. Шулай ук музей тарафыннан булдырылган «Корама тегүе: тарих һәм традицияләр» альбомын тәкъдир итү була. Казаннан соң күргәзмә Уфага китәчәк.
Күргәзмә 4-нче ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Аны 17-нче ноябрьгә кадәр карарга мөмкин булачак.