В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмәдә 20 картина тәкъдим ителәчәк, анда төрле һөнәр ияләре сурәтләнгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). 19-нчы сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Казан рәссамы Руслан Ибраһимовның «Хезмәт кешеләре» дигән күргәзмәсе ачыла. Экспозиция 22-27 августта ТР башкаласында узган WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатына багышланган.
Күргәзмәдә 20 картина тәкъдим ителәчәк, анда төрле һөнәр ияләре сурәтләнгән. Эшләр гадәти булмаган техникада башкарылган: буяулар киндергә сиптерү методы белән төшерелгән.
Күргәзмә 19-нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.