Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Чаралар ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» бөтенроссия хәйрия акциясенә багышлана
Фото: Денис Гордийко
ТР Милли музеенда өлкәннәр, аз керемлеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бушлай мастер-класслар, концертлар һәм лекцияләр оештырыла

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). 18-24 нче апрельдә Татарстан Милли музеенда һәм аның филиалларында ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» бөтенроссия хәйрия акциясенә багышланган чаралар узачак.

Өлкән яшьтәгеләр, аз керемлеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләре өчен оештырылган квестларга, мастер-классларга, концертларга, лекцияләргә һәм башка чараларга бушлай йөри алачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Россиядә «Язгы игелек атнасы» 1992 елдан бирле уздырыла, ул вакытта волонтерлар мохтаҗларга ел саен иҗтимагый ярдәм акциясе оештырган. Акциягә хөкүмәткә булмаган оешмалар ярдәм күрсәткән, ә 1998 елдан ул гомумроссия «Язгы игелек атнасы» буларак уза.

2023-04-18T13:18:49+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.