Чарага керү ирекле
Фото: Екатерина Красуцкая
Музыкаль төркем тамашачыларга соңгы өч елда иҗат ителгән җырларын тәкъдим итәчәк. Берничә композиция Россиянең танылган музыкантлары Евгений Маргулис, Владимир Шахрин һәм «Бурановские бабушки» коллективы белән дуэтта яздырылган.
Чарада кунаклар музыкантлар, кино, театр артистлары һәм башка мәдәният эшлеклеләре белән рәсми булмаган төстә аралаша алачак.
Концерт 18:30 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.