Шәһәрлеләр өчен бәйрәм программасы, истәлекле сувенирлар һәм фотозона әзерләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче апрель). 20 нче апрельдә, Илкүләм донор көнендә, Казанда язгы акция узачак, анда халык кан тапшыра алачак. Шәһәрлеләр өчен бәйрәм программасы, истәлекле сувенирлар һәм фотозона әзерләнәчәк.
18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем кан биреп, кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Донорлар 55 килограммнан артык авырлыкта булырга тиеш һәм процедураны үткәрүгә каршы күрсәтмәләр булмавы мөһим. Акциядә катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан».
Акция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча узачак. Чараны «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә оештыра.