Шулай ук сөяк мие донорлары регистрына язылу узачак.
Фото: Денис Гордийко
18 яшьтән өлкәнрәк һәр теләгән кеше кан тапшырып, кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Донорлар 55 килограммнан артык авырлыкта булырга тиеш һәм процедураны үткәрүнең зарарлы булуын күрсәтә торган билгеләр булмавы мөһим. Акциядә катнашу өчен алдан түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк. Донорлар өчен бәйрәм программасы һәм истәлекле сувенирлар әзерләнгән.
Акция 8:00 дән 12:00 гә кадәр Республика кан үзәгендә Җиңү проспекты, 85 адресы буенча узачак. Аны «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» иреклеләр үзәге белән берлектә, DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорларының регистры ярдәмендә оештыра.
«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы кан тапшырырга теләүчеләр моны акция көнендә генә түгел, эш көннәрендә дә башкара ала, дип хәбәр итә.