В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 16 нчы июньнән 29 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк
Фото: Екатерина Красуцкая
Экспозиция тамашачыга яраткан шәһәре буйлап вакыт һәм чор аша йөрергә, ТР башкаласының атмосферасына үтеп керергә һәм көндәлек ыгы-зыгыда күренми торган детальләрне күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Күргәзмә кунаклары 50 дән артык рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре белән танышачак. Җыелма экспозициядә катнашучылар арасында Григорий Эйдинов, Анатолий Крылов, Сергей Царев, Рөстәм Хуҗин, Рабис Сәлахов, Азат Хәмидуллин һәм башка рәссамнар булачак.
Күргәзмә 29 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк, керү галерея ачылганнан соң билетлар буенча.