Тәкъдир итүдән соң ул укучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль). 4 нче мартта ТР Милли китапханәсендә язучы Булат Ханов белән иҗади очрашу узачак. Ул яңа «Ибупрофен» китабын тәкъдим итәчәк, аның ничек барлыкка килүе турында сөйләячәк һәм укучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Чара 18:30 да китапханәнең конференц-залында башлана. Анда катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Язучы Булат Ханов 2018 елда «Звездный билет» премиясе лауреаты булды, 2019 елда Роскультүзәкнең яшь авторлар өчен илкүләм дәрәҗәсендәге премиянең «Заманча проза» номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук Forbes журналы редакциясе фикеренчә, Булат Ханов яшь буынның иң перспективалы 30 россияле исәбенә керә, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.