В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – җанлы музыка, мода театрыннан дефиле һәм балалар өчен мастер-класс.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь). Татарстанның Милли музеенда 27-нче ноябрь көнне «Әниләр көне» билгеләп үтеләчәк. Чара Әниләр көненә багышланган. Бәйрәм программасында – җанлы музыка, мода театрыннан дефиле, шулай ук балалар өчен мастер-класс.
Килүчеләрне 11:00 сәгатьтә музей буйлап иммерсив экскурсия көтәчәк: кунаклар хатын-кызларның элек нинди һөнәр белән шөгыльләнүләре, йорт хуҗалыгын ничек алып барулары, киенүләре һәм нәрсә белән бизәнүләре турында беләчәк. Килүчеләрне тарихи персонажлар – Екатерина II һәм Сөембикә каршы алачак.
12:00 сәгатьтә музейда җанлы музыка яңгыраячак. 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Илдан Лик» мода театры Казан дизайнерларыннан хатын-кызлар һәм балалар киемнәренең эксклюзив модельләрен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Музейда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Әнигә үз кулларым белән» иҗат остаханәсе эшләячәк, анда кечкенә кунаклар үз куллары белән курчак, вак бизәнү әйберләре, тәбрикләмә яки чәчәк ясый алачак.