В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар өчен ВИА «Волга-Волга» һәм ТРның Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак
Казанда 25 майда ТР Милли музееның җәйге ишегалдын ачу тантанасы узачак. Бәйрәм концерты һәм күргәзмә кичә булган Идел көненә багышланган.
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музейның җәйге сәхнәсендә ВИА «Волга-Волга» һәм ТР халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстанның Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак.
Оештыручылар кунакларга һава торышына карап, үзләре белән пледлар яки кулчатырлар алырга киңәш итә. Концертка керү ирекле. Башлану вакыты – 18:00 сәг.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, паркларда һәм скверларда ачык һавада кино күрсәтүләр башланды. Иртәгә, 24 май көнне «Балыкчы бакчасы» паркында беренче кино күрсәтү була. Казанлылар «Последний богатырь» фантастик тарихын күрә алачак. Якындагы сеанслар җәдвәле учреждение сайтында сылтама буенча бастырылган.