Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2022, 16:39

ТР Милли музеенда совет чорының 400 дән артык предметы тәкъдим ителәчәк

Зур масштаблы күргәзмә өчен бөтен зал азат ителде.

Фото: ТР Милли музее

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). 23 нче декабрьдә Татарстанның Милли музеенда «СССР. Тарихтагы 70 ел» күргәзмәсе ачылачак. Килүчеләр совет чорының төрле чорыннан 400 дән артык предметны күрә алачак, алар арасында Ленинның беренче рубльләре, Сталин үлеменә багышланган балалар иншалары, азык-төлек талоннары һәм Беловежск килешүләрен төзү вакытының фотофрагментлары.

Экспозициядә шулай ук союз республикаларның герблары төшерелгән СССР байрагы, репрессия корбаннарын реабилитацияләү турындагы указлар, Владимир Ленин мавзолееның альтернатив проекты белән плакат, «Шүрәле» кәнфит төргәкләре, Васильево пыяла заводының дефицит эшләнмәләре, «Спартак» фабрикасының фирма кибете киштәсе витринасы һәм башка экспонатлар бар.

«Күргәзмә Совет лидерлары чорын, Лениннан Горбачев һәм Ельцинга кадәр елларны чагылдыра. Экспонатларның күбесе музей фондларын берничә дистә ел ташламаган. Без совет чорын мөмкин кадәр объектив яктыртырга тырыштык: уңай моментларны, шулай ук бик үк позитив булмаганнарын да күрсәттек», – дип аңлатты фәнни-экспозиция бүлеге җитәкчесе Татьяна Чканова.

ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, масштаблы күргәзмә алдыннан бөтен зал бушатылган.

Экспозиция 15:00 сәгатьтә ачыла. Аны билетлар һәм «Пушкин картасы» буенча 2023 елның 1 нче мартына кадәр карарга мөмкин булачак.

Барлык яңалыклар