Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2020, 15:39

Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Традиция буенча бу көнне казанлылар һәм шәһәр кунаклары танылган «Моабит дәфтәрләре»н күрә алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). 15-нче февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Традиция буенча бу көнне казанлылар һәм шәһәр кунаклары «Моабит дәфтәрләре»н күрә алачак.

«Моабит дәфтәрләре» - Берлинның «Моабит» төрмәсендә Муса Җәлил иҗат иткән шигырьләрнең кулъязмалары. Алар могҗиза белән сакланып калган, ә хәзер музейның иң кыйммәтле экспонатларының берсе булып торалар. Кулъязмаларны елга бер тапкыр - 15-нче февральдә генә күреп була. Бу тантаналы чара 12.00 сәгатьтә башлана

Бу көнне «Җәлил укулары» халыкара шигырь укучылар әдәби конкурсында җиңүчеләр татар шагыйренең шигырьләрен төрле телләрдә укыячак. Беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы чорындагы совет һәм алман ату коралын күрсәтү белән реконструкторлык дәресе узачак.

Көн дәвамында музейда «һәлак булганда да, герой үлмәячәк» һәм «М.Җәлил. Батырлык гасырлар буена сакланачак» күргәзмәләре эшләячәк. Экспозицияләрдә музей җыелмасыннан Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы белән бәйле ядкарьләр тәкъдим ителгән.

Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар