В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спикерлар арасында төбәкне өйрәнүче һәм гид Марк Шишкин да бар
Фото: Денис Гордийко
Экспертлар белән бергә шәһәрлеләр хәзерге Татарстанның символы дип нәрсәне санарга мөмкин, шулай ук аларны кем һәм ничек билгеләве турында фикер алышачак. Моннан тыш, катнашучылар локаль үзбилгеләнү турында сөйләшәчәкләр: аның белән ничек дөрес эшләргә, территорияләр үсешенә ул ничек тәэсир итә.
Спикерлар арасында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров, төбәк тарихын өйрәнүче һәм гид Марк Шишкин, архитектор-шәһәр төзүче Дарья Толовенкова, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов һәм башкалар бар.
Кунакларны китапханәнең конференцияләр залында 19:00 сәгатьтә көтәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.