Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2022, 17:05

ТР Милли китапханәсендә сәхнә сөйләме һәм тамашачы алдында чыгыш ясау буенча мастер-класс узачак

Татар телендәге дәрес «Кычкырып уку көне» кысаларында оештырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июль). 23 нче июльдә ТР Милли китапханәсендә сәхнә сөйләме һәм тамашачы алдында чыгыш ясау буенча мастер-класс узачак. Бушлай дәрес татар телендә «Кычкырып уку көне» кысаларында оештырыла.

Спикер булып ТР атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Фәнис Җиһаншин чыгыш ясаячак. Ул катнашучыларга сөйләмне оештыру, аның темпы һәм интонациясе турында сөйләячәк. Дәрестә казанлылар үзләрен тавыш һәм сүз аша ачарга тырышачак, шулай ук сөйләмнән рәхәтлек алырлык итеп чыгыш ясарга өйрәнәчәкләр.

Дәрес сәгать 12:00 дә башлана. Керер алдыннан алдан теркәлү сорала, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсендә.

Исегезгә төшерәбез, «Кычкырып уку көне»ндә теләгән һәркем шигъри яки проза әсәрләреннән үзенең яраткан өзеген рус, татар һәм башка телләрдә укый алачак. Бер сәхнәдә шәһәр халкы белән бергә артистлар, җырчылар һәм язучылар чыгыш ясаячак. Чараның хедлайнерлары – актриса Екатерина Шпица һәм язучы Шамил Идиатуллин. Алар тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк һәм әдәбиятка ике төрле караш тәкъдим итәчәкләр.

Барлык яңалыклар