Шагыйрә Альбина Әпсәләмова джаз музыкасы астында шигырьләр укыячак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Яңгыр белән саундтрек» әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Шагыйрә Альбина Әпсәләмова саксофончы Евгений Соколовның музыкаль озатуында шигырьләр укыячак. Чара «Музыкаль пәнҗешәмбе» проектының бер өлеше булып тора.
Иҗади дуэтның беренче уртак чыгышы 22-нче мартта Качалов театрының кече сәхнәсендә узды, ул заманча шигърият һәм джаз музыкасының синтезын, авторлык шигырьләренең һәм музыкаль импровизацияләрнең органик кушылмасын тәшкил итә.
Альбина Әпсәләмова Казан тамашачысына үзенең шигъри җыентыклары һәм биографик прозасы белән билгеле. Ул – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Россия язучылары берлеге әгъзасы, «Триумф» премиясе лауреаты, 2014 елдан – «Идел» журналының рус версиясенең баш мөхәррире, ә 2020 елның декабреннән – «Казан» журналының баш мөхәррире.
Евгений Соколов Казан консерваториясен тәмамлаган, Виктор Деринг җитәкчелегендәге зур джаз оркестрда уйнаган, Jive джаз ансамблен оештыручы һәм катнашучысы. Журналист тәҗрибәсе бар – Казан джазы хроникасын язган, даими рәвештә вакытлы матбугатта бастырыла.
Концерт 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.