Психолог үзеңне ничек кабул итәргә өйрәнеп булуы турында сөйләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май). 23 нче май көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Самоценность: как научиться принимать и развивать себя» дигән лекция узачак. Очрашуны федераль каналларның берсендә психолог, режиссер һәм «Психология һәм без» программасы авторы Марсель Сираҗиев үткәрәчәк.
Тыңлаучылар үзләренең эчке тәнкыйтьчеләре белән ничек эшләргә һәм үзләренең көчле якларын ничек ачарга кирәклеген беләчәкләр. Моннан тыш, спикер тормышны гармониялерәк итәргә ярдәм итәчәк үз-үзеңне бәяләү белән эшләүнең өч ысулы турында да сөйләячәк.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Теркәлү буенча керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.