В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара «Шәһәрле-галим» лабораториясе кысаларында оештырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). «Шәһәрле-галим» лабораториясенең чираттагы дәресе заманча технологияләр контекстында экологиягә багышланачак. Ачык очрашу Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак.
Чараны «Нур» халыкара фестиваленә нигез салучы һәм куратор Рәшит Госманов үткәрәчәк. Ул казанлыларга экология темасын яктыртучы медиа-артистлар турында сөйләячәк һәм аларның төп эшләрен тәкъдим итәчәк.
Лекция 27 нче июльдә, 9:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – китапханәнең күргәзмәләр залы. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Лабораториянең дәресләрендә иң күп катнашкан казанлыларның үз экологик концепциясен тәкъдим итү һәм курсны тәмамлау турында диплом алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрле-галим» лабораториясе Казан Мэриясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы, ТР шәһәрләре үсеше институты һәм Казанның парклар һәм скверлары дирекциясе тарафыннан булдырылды. Проект кысаларында дәресләр 9 нчы июльдән 14 нче августка кадәр бара.