В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомумроссия китапханәләр көне 27 нче майда билгеләп үтелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). 27-29 нчы май көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Библиотөн» узачак. Килүчеләрне 27 нче майда билгеләп үтелүче Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган махсус программа көтә.
Өч көн дәвамында казанлылар һәм шәһәр кунакларын «Китаплар китабы» күргәзмәсен ачу, китапларның бәяләрен төшереп сату, «Читашки» һәм «Укымыш» клубларының очрашулары, балалар өчен «Китапстан» китап марафонын тәкъдир итү, комикслар һәм локаль мәдәният турында лекцияләр, шигъри перформанс, шулай ук Sak-Sok музыкаль импровизациясе, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышы турында «Дезадаптация» дигән документаль иммерсив спектакль, буккросинг һәм «Китапханәдә төн» дигән экскурсия көтә.
Һәр көн буенча тулы программа Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында урнаштырылган. Күп чараларга теркәлү кирәк.