Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2022, 17:08

ТР Милли китапханәсендә балалар өчен бушлай әдәби-сәнгать остаханәсе ачылачак

Бер ай эчендә катнашучылар хикәя язачаклар һәм аңа укытучылар җитәкчелегендә иллюстрацияләр ясаячаклар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь). ТР Милли китапханәсендә балалар өчен бушлай әдәби-сәнгать остаханәсе ачылачак. Катнашучыларга бер ай эчендә хикәя язарга һәм аңа укытучылар җитәкчелегендә иллюстрацияләр ясарга туры киләчәк.

Балалар иҗаты нәтиҗәсе булып хикәяләр җыентыгы торачак. Моннан тыш, йомгаклау очрашуларында эшләрне тәкъдир итү һәм ачык укулар булачак, анда яшь язучылар тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Дәресләр 12 нче ноябрьдән 15 нче декабрьгә кадәр шимбә көннәрендә 13:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр барачак. Һәр дәрес ике тематик блоктан тора – язу һәм сәнгать, сессияләр арасында тәнәфесләр булачак.

Дәресләрдә балалар текстлар, рәсемнәр, материаллар белән эшләргә өйрәнәчәкләр. Укучылар, курс тәмамлануга барысының да тулы тарихын булдыру өчен, укытучылардан киңәшләр алачаклар.

Балалар белән остаханәдә язучы Диана Садриева һәм рәссам Лилия Косолапова эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.

Иҗади остаханәгә 7 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар языла ала. Моның өчен гаризаны сылтама буенча тутырырга кирәк, урыннар саны чикле. Дәресләр ТР Милли китапханәсенең Пушкин ур., 86 адресы буенча урнашкан студияләрендә узачак.

Остаханә «Җанлы китапханә» халыкара проекты кысаларында оештырылган.

Барлык яңалыклар