Блогер Чистомэн белгечләрнең берсе булачак.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрлеләр экспертлар белән берлектә аңлы куллану тенденцияләренең технологияләр үсешенә ничек тәэсир итүе турында сөйләшәчәк: нәрсәне «гринтех» дип атыйлар һәм яшел сәнәгать өлкәсендәге инновацияләр ярдәмендә әйләнә-тирә мохиткә антропоген йогынты ничек кими. Спикерлар җитештерүдә һәм көндәлек тормышта кулланыла торган төп экологик уйлап табулар турында сөйләячәкләр.
Катнашучылар ябык цикл икътисадының өстенлекләре, аның ресурсларны икенчел эшкәртү белән ничек бәйле булуы, ни өчен «Индустриаль экология» термины үз-үзенә каршы килми һәм экотрендлар ничек үсәчәклеге турында фикер алышачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Дискуссиягә спикерлар сыйфатында РФ Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирәлекне саклау комитетының эксперт советы әгъзасы Георгий Каваносян, «СИБУР Полилаб» генераль директоры Константин Вернигоров, Татарстанда «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов һәм блогер, экоактивист Чистомэн чакырылган.
Очрашу 14:30 да башлана. Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.