В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Совет җырчысының җырларын 2 нче мартта тыңлап булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 2 нче мартта Совет башкаручысы Георгий Виноградовның винил пластинкасын тыңлаячаклар һәм фикер алышачаклар.
Керү – алдан теркәлү буенча. Очрашуда катнашучыларны 18:00 сәгатьтә музыка залында көтәләр, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Очрашу «Атнага бер пластинка» проекты кысаларында узачак. Казанлылар атна саен төрле башкаручыларның пластинкаларын тыңлый. Моңа кадәр узган очрашуларда катнашучылар «Кино» төркеме, Лу Рид һәм Джон Кейл, Başkarma фин-татар төркеме һәм Pink Floyd рок-төркеме пластинкаларын тыңладылар һәм фикер алыштылар.