В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дискуссияне Татарстанның наив-рәссамы Альфрид Шәймәрданов үткәрәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казанлылар рәссамның үткән юлы, сәнгать белән шөгыльләнүнең мәгънәсе турында сөйләшәчәк. Шулай ук спикер белән берлектә дискуссиядә катнашучылар предметсыз һәм заманча сәнгатьне ничек аңлап булуы турында фикер алышачак.
Дискуссия Альфрид Шәймәрдановның «Айның караңгы ягы» шәхси күргәзмәсе кысаларында оештырыла.
Чара 19:00 сәгатьтә башланачак, керү – алдан теркәлү буенча, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.