В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучылар алдында физик, МДУ профессоры Алексей Рубцов чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
Чарада килүчеләргә квант теориясенең һәм квант технологияләренең төп концепцияләре турында сөйләячәкләр. Тыңлаучыларны дулкын функциясенең коллапсы һәм квант буталчыклыгы төшенчәсе белән таныштырачаклар, «дулкын-кисәкчә» дуализмы һәм Шредингер мәчесе эксперименты аңлатылачак. Шулай ук лекциядә катнашучылар ни өчен әлегә кадәр квант компьютеры төзелмәгәнен беләчәкләр.
Лекциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.