В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм смартфон булырга тиеш.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче ноябрь) Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 19 нчы һәм 20 нче ноябрьдә «Пушкин картасы»н рәсмиләштерәчәкләр. Моның өчен үзең белән паспорт, СНИЛС һәм смартфон булырга тиеш.
«Пушкин картасы»н 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге казанлылар рәсмиләштерә ала. Карта мәдәни учреждениеләргә һәм кинотеатрларга бушлай керергә мөмкинлек бирә. Аны ресепшен зонасында 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр рәсмиләштерергә була, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Акция «Тау» гаилә китап фестивале кысаларында оештырылды. Вакыйгалар «Китап басучы мәктәбе», «Креатив укулар», «Иҗади очрашулар һәм научпоп», «Театр һәм кино», «Мастер-класслар», «Өстәл уеннары» тематик блокларына бүленгән. Блоклар кысаларында күргәзмәләр, ярминкәләр, очрашулар, кино күрсәтү һәм башкалар узачак. Тулы программаны сылтама буенча карарга мөмкин.