Хәзер белгечләр иске күтәрү конструкцияләрен сүтәләр
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
Оренбург трактында җир өстендәге җәяүлеләр кичүендә күтәрү платформаларын демонтажлау башлана. Бу эш тәмамлангач, эшчеләр бетон шахталар әзерләячәк һәм яңа лифтлар урнаштырачак.
Шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, быел алты юл аша чыгу урынында 13 лифт яңартылачак. Алар Оренбург трактында Республика клиник хастаханәсе янында, Павлюхин һәм Халев урамнары киселешендә, Җиңү проспектында («Мега» сәүдә үзәге янында), Хөсәен Ямашев проспектында («Ветеринария академиясе» тукталышы янында), шулай ук Чистай һәм Фатыйх Әмирхан урамнары буенча 1 нче һәм 2 нче кичүләрдә урнашкан.
Яңа лифтлар күп фатирлы йортлардагы кебек җылы шахталар белән җиһазландырылачак. Өстенлеге – эксплуатация срогы арту һәм уңайлылык.
Эшләр октябрьдә Казанда узачак БРИКС – 2024 саммитына тәмамланырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, зур халыкара чарага Казанда 26 маршрут төзекләндереләчәк: 18 юл участогын ремонтлау һәм үзәк урамнарны яшелләндерү, инженерлык челтәрләрен алыштыру, аэропорт ягыннан шәһәргә керү урынында яңа стела урнаштыру, күпфатирлы йортлар һәм мәдәни мирас объектлары фасадларын ремонтлау һәм реставрацияләү планлаштырыла.