В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген төнлә Казанда яңгыр һәм җепшек кар, юлларда бозлавык көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март). Синоптиклар фаразлавынча, 11 нче мартта Казанда аязучан болыт булачак. Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк. Төнлә яңгыр һәм җепшек кар көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, көчәйгәндә тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. һава температурасы 5-7 градус салкын тәшкил итәчәк.
11 нче март көнне Казанда явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Термометр баганалары -1-3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстанда 11 нче март төнендә салкын атмосфера фронты узачак. Шулай ук кыска вакытлы бураннар да булырга мөмкин. Көндез явым-төшем туктаячак. Җил юнәлешен төньяк-көнбатышка һәм төньякка үзгәртәчәк. Төнге сәгатьләрдә температура -3-8 градуска кадәр төшәчәк, көндез -1 дән -6 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә.
Якшәмбе, 12 нче март, төнлә явым-төшем көтелми. Температура -3 градустан -8 градуска кадәр булачак. Көндез, Татарстанга җылы атмосфера фронты якынлашу белән, көнбатыш районнарда җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Урыны белән тизлеге секундына 15-18 метр тәшкил итүче көчле җил булырга мөмкин. Термометр баганалары +1-6 градуска кадәр күтәреләчәк.
Киләсе атна башында, 13-14 нче мартта, Татарстанда катнаш характердагы явым-төшемнәр белән җылы һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы +1 дән +6 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.