Бүген төнлә Казанда яңгыр һәм урыны белән яшен көтелә
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә кыска вакытлы яңгыр һәм урыны белән яшен булырга мөмкин, көчле җил исәчәк. Аның тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк. Һава температурасы төнлә – +11..+13 градусны, көндез +18..+20 градусны тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 21 нче апрельдә, Татарстанда шулай ук аз гына яңгыр көтелә. Төнлә терекөмеш баганалары +5..+10 градуска кадәр төшә, көндез һава +19..+24 градуска кадәр җылына.
Киләсе атна башында республикада аномаль эссе һава торышы саклана. Көндез температура +22..+27 градуска кадәр күтәреләчәк. Кайбер урыннарда аз гына яңгыр явачак.