В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда зур булмаган яңгырлар көтелә
Якындагы ике көндә Татарстанда төньяк-көнбатыш җил, аз һәм уртача яңгырлар көтелә. Төнге сәгатьләрдә температура +8..+14 градус. Җомга көнне көндез термометр баганаларын +14..+19 градус күрсәтәчәк, ә шимбә – +18..+23 градус.
Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава, вакыты-вакыты зур булмаган яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +10..+12 градус, көндез +16..+18 градуска кадәр җылына.
Якшәмбе, 18 августта, синоптиклар Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар вәгъдә итә. Төнлә +10..+15 градус, көндез +19..+24 градус көтелә.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, республикада киләсе атна башында җылыту булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак. Дүшәмбе урыны белән яңгырлы һава торышы сакланачак, ә сишәмбе явым-төшемсез булачак.