Эшкә шәһәрлеләр 7 ноябрьдә генә чыгачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Ноябрьдә Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көннәре биргән бәйрәмнәр көтә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшләп чыгарган җитештерү календәре буенча, айның иң озын яллары 4 көн дәвам итәчәк – 3 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр.
Ял көннәре, гадәттәгечә, шимбәдән, 3 ноябрьдә башланачак. 4 ноябрьдә ил буйлап Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бәйрәм ял көненә туры килгәндә, ял көне киләсе эш көненә күчерелә. Шулай итеп, дүшәмбе, 5 ноябрь чираттагы ял көне булачак. Сишәмбе көнне, 6 ноябрьдә, Татарстанда ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.
Эшкә татарстанлылар 7 ноябрьдә чыгачаклар.