В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6-нчы декабрь көнне ТР дәүләтчелеге тарихы музеена керү бушлай.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Казан Кремле музейларында «Мәдәни җомга» проекты старт ала. Биредә атна саен бушлай чаралар узачак.
Беренче «Мәдәни җомга» 6-нчы декабрьдә ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда планлаштырылган. «Себер төркиләре» күргәзмәсендә Казан университетының Этнография музее, ТР Милли музее һәм КФУ Фәнни китапханәсе җыелмасыннан сирәк әйберләр тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, биредә «Шаман эзләре буйлап» квесты да узачак.
6-нчы декабрь 18.00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм кунаклар, «Мәдәни җомга» код сүзләрен атап, ТР дәүләтчелеге тарихы музеен бушлай карый алачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.