Ел ахырына кадәр 35 шундый макет әзерләү планлаштырыла, алар ярдәмендә сукырлар һәм начар күрүчеләр экспозицияләр белән таныша алачак.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). «Казан Кремле» музей-тыюлыгында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен экспонатларның яңа тактиль макетлары барлыкка килде. Ел ахырына кадәр 35 шундый макет әзерләү планлаштырыла.
Макетлар Татарстанда «Интеграция» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасының «Тарих синең кулларда» социаль проекты кысаларында булдырылды.
Музей-тыюлыкта инвалидлыгы булган кешеләр өчен махсус программалар 2018 елның декабреннән бирле уздырыла. Беренче тормышка ашырылган проект Казан Кремле территориясеннән начар ишетүчеләр һәм саңгыраулар өчен видеогид булды. 2020 елда Казан Кремле архитектура объектларының тактиль макетлары булдырылды, ә быел музей-тыюлык экспонатларының өчүлчәмле модельләре тәкъдим ителде. Алга таба алар сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус программалар үткәргәндә кулланылачак, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкта.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 1-нчы декабрьдән 10-нчы декабрьгә кадәр Инвалидлар ункөнлеге уза.