Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2022, 13:00

Васильев музеенда Сөембикә һәм Кол Шәриф портретларын тәкъдим итәчәкләр

«Нурлы Казан» күргәзмәсе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче май). Бүген Константин Васильев музеенда «Нурлы Казан» күргәзмәсе ачыла, анда Казан музей комплексы фондларыннан Татарстанның танылган рәссамнарының әсәрләрен тәкъдим итәчәкләр. Экспозиция Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Тарихи реконструкциянең иң масштаблы темасы белән Фиринат Халиков шөгыльләнә. Эш башланганнан бирле ул Урта гасырлардагы Казанның дөрес образын булдыру өчен галимнәр, археологлар белән даими элемтәдә тора. Аның монументаль күп фигуралы тарихи полотналарында борынгы Казанны (ныгытмалар, мәчетләр, хан сарайлары, бистәләр, колоритлы базарлар) һәм портретларны (Сөембикә, Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр һ.б.) күрергә мөмкин.

Рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов – Казан ханлыгы тарихын өйрәнүче, элек ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш рәссамы булган. 1990 елларда ул XVI гасыр Казан архитектурасын гәүдәләндергән «Казан – ак ташлы шәһәр» эшләре сериясен эшли. Рәссам тикшергән төп территория – Кремль, шуңа күрә тамашачы Хан сараеның гүзәллеген дә, Кол Шәриф мәчетен дә күрә ала.

Равил Заһидуллинның иҗаты татар халкы, Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы тарихына багышланган. Рәссам кешеләрнең тормышын, үткәнен һәм бүгенгесен күрсәтә, милли тарих һәм рухи башлангычларга мөрәҗәгать итә.

Экспозициядә хәзерге заман декоратив-гамәли сәнгать осталарының Казан татарларының һөнәрчелеген тәкъдим итүче эшләре бар: Луиза Фәсхетдинованың чигүе, Наилә Кумысникованың күн мозаикасы, Рәфкать Мөхәммәтшинның зәркән сәнгате.

Күргәзмә 18 нче май көнне 16:00 сәгатьтә ачыла һәм 18 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның музей комплексында.

Барлык яңалыклар