В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче очрашуда Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ярослав Поливанов чыгыш ясаячак
Фото: Денис Гордийко
Гаугалы заманда идарә иткән патшаларга һәм ялган патшаларга багышланган беренче очрашу 15 нче февральдә узачак. Тыңлаучылар алдында тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Дворяннар җыены вице-җитәкчесе, Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ярослав Поливанов чыгыш ясаячак. Лекция 19:00 сәгатьтә башлана.
Казан епархиясе музее Казан Богородица ирләр монастыреның Крестовоздвижение гыйбадәтханәсе территориясендә (Большая Красная урамы, 5) урнашкан.
Лекциягә керү ирекле. Тулырак мәгълүматны +7(965)546-60-75 телефон номеры аша белергә мөмкин, дип хәбәр ителә «Татарстанда православие» порталында.