Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2021, 16:30

Казанда Ислам мәдәнияте музеенда «Бертуган Бубыйлар васыяте» күргәзмәсе ачылды

Экспозиция татар мәгърифәтчеләренең педагогикага, дингә һәм ХХ гасыр башындагы иҗтимагый-сәяси тормышка керткән өлешен яктырта.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Казанда Ислам мәдәнияте музеенда татар мәгърифәтчеләре һәм педагоглары – абыйлы-энеле Нигъмәтуллиннар-Бубыйларның юбилеена багышланган «Бертуган Бубыйлар васыяте» дип аталган күргәзмә ачылды. Экспозиция бертуганнарның педагогикага, дин белеменә һәм ХХ гасыр башының иҗтимагый-сәяси тормышына керткән өлешен яктырта.

Бертуган Бубыйларның «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана торган вакытлы матбугатта дөнья күргән язмалары һәм китаплары күргәзмәдә төп урынны били. Габдулла Бубыйның мәдрәсәдәге эшчәнлеге, сәяси вакыйгалар һәм замандашлары турындагы истәлекләре һәм кулъязмалары әлеге материалларны тагын да тулыландыра. Гобәйдулла Буби тарафыннан язылган арифметика, физика, матыйк, тел буенча дәреслекләр, Габдулла Бубиның дини эчтәлекле китаплары аеруча кызыксыну уята. Әлеге материалларны КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе тәкъдим иткән.

Хатлар, шәкертләрнең истәлекләре Иж-Буби мәдрәсәсендәге уку процессы белән эчтән танышырга мөмкинлек бирә. Бубый мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәренең әлеге хатлары һәм фотолары Татарстан Республикасы Әгерҗе районының тарих һәм мәдәни мирас музее тарафыннан тәкъдим ителгән.

Күргәзмә үз эшен 2022 елның 10-нчы маена кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар