В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе 23 нче декабрьдә ачыла.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче декабрь). Бүген Казан Кремле Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы, татар дин белгече, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышлана.
Күргәзмәдә мәдрәсәнең шәкертләре (укучылары) һәм мөгаллимнәренең фоторәсемнәре, революциягә кадәрге китаплары, музей-тыюлык фондларыннан «Дин һәм әхлак» журналы номерлары, Галимҗан Баруди кулъязмалары, шәкертләрнең истәлекләре, дипломнар, уку программалары һәм Казан федераль университетының фәнни китапханәсе җыелышыннан башка уникаль документлар тәкъдим ителәчәк.
Руслан Ибраһимовның күргәзмә өчен махсус ясалган акварель рәсемнәре мәдрәсә шәкертләре тормышы турында сөйләячәк, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.