Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.03.2022, 13:45

Ислам мәдәнияте музеенда Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шәмаилләре күргәзмәсе ачыла

Пыялада эшләнгән традицион эшләрдән тыш, шәһәрлеләр тарттырылган киндер һәм кәгазьдә ясалган каллиграфик композицияләрне дә күрә алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март). 11 нче мартта Казан ислам мәдәнияте музеенда Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шәмаилләр күргәзмәсе ачыла. Экспозиция традицион шәмаил сәнгате белән шөгыльләнүче ике останың иҗаты белән таныштырачак.

Әлфия Исхакова һәм Чулпан Шәрифуллина эшләрендә дөньяны сәнгатьчә кабул итүдә милли үзенчәлек чагыла. Һәр деталь, цитата, һәр төс авторларның дини һәм фәлсәфи карашларын ачуга юнәлдерелгән. Моннан тыш, пыялада ясалган шәмаилләрдән тыш, күргәзмәдә тарттырылган киндердә һәм кәгазьдә эшләнгән каллиграфик композицияләр дә тәкъдим ителәчәк, аларга Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләре һәм Коръән сүрәләре язылган.

Чулпан Шәрифуллина – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, 25 тән артык күргәзмә катнашучысы. Әлфия Исхакова – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, 20 дән артык күргәзмә катнашучысы. Ике рәссам да «Әлиф» татар шамаиле һәм каллиграфия осталары ассоциациясе әгъзалары.

Күргәзмә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар