Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2019, 15:31

Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәчәкләр

Программада – бәйрәм монограммасы булдыру һәм нәсел агачын төзү.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 15-нче майда Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәчәкләр. Программада – бәйрәм монограммасы булдыру һәм нәсел агачын төзү.

14.00 сәгатьтә бәйрәмгә килгән гаиләләр өчен «Татарча гаилә вензеле» мастер-классы башлана. Дәрес барышында катнашучылар туш һәм акрил буяулары ярдәмендә пыялада татар милли орнаменты образында истәлекле монограмма булдырачаклар.

15.00 сәгатьтә укучылар өчен «Минем гаиләм агачы» мастер-классы башлана. Дәрестә балаларга үзләренең шәҗәрәсен нидән башларга кирәклеге, ни өчен үз тамырларыңны белү зарурлыгы турында сөйләчәкләр, шәҗәрәләр нинди булуы һәм үз шәҗәрәңне ничек төзергә кирәклеген аңлатачаклар.

Бәйрәм көне ахырында танылган каллиграф, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш авторлык мастер-классы үткәрәчәк һәм «Шәҗәрә. Нәсел агачыңны ничек төзергә?» лекциясе белән чыгыш ясаячак. Чара 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәчәкләр

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 15-нче майда Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәчәкләр. Программада – бәйрәм монограммасы булдыру һәм нәсел агачын төзү. </p> <p> 14.00 сәгатьтә бәйрәмгә килгән гаиләләр өчен «Татарча гаилә вензеле» мастер-классы башлана. Дәрес барышында катнашучылар туш һәм акрил буяулары ярдәмендә пыялада татар милли орнаменты образында истәлекле монограмма булдырачаклар. </p> <p> 15.00 сәгатьтә укучылар өчен «Минем гаиләм агачы» мастер-классы башлана. Дәрестә балаларга үзләренең шәҗәрәсен нидән башларга кирәклеге, ни өчен үз тамырларыңны белү зарурлыгы турында сөйләчәкләр, шәҗәрәләр нинди булуы һәм үз шәҗәрәңне ничек төзергә кирәклеген аңлатачаклар. </p> <p> Бәйрәм көне ахырында танылган каллиграф, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш авторлык мастер-классы үткәрәчәк һәм «Шәҗәрә. Нәсел агачыңны ничек төзергә?» лекциясе белән чыгыш ясаячак. Чара 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. </p>