В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициягә рәсем сәнгате, графика, скульптура әсәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләре кергән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Бүген Казанда Горький һәм Шаляпин музеенда бөек татар шагыйренә багышланган «Тукай поэзиясе аша Ватан образы» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә Татарстан Рәссамнар берлегенең 85 еллыгына багышланган.
Экспозициягә рәсем сәнгате, графика, скульптура әсәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләре кергән. Барлыгы республиканың барлык төбәкләреннән танылган осталар, шулай ук яшь, башлап килүче рәссамнарның 60-тан артык эше тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Презентациягә керү ирекле. Ачылыш 18:00 сәгатьтә булачак. Күргәзмә бер ай дәвамында эшләячәк, керү – музей билетлары буенча.