В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләргә 265 млн ел элек Татарстан территориясендә яшәгән җан ияләре турында сөйләячәкләр.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). 8 нче февральдә Татарстанның Табигать тарихы музеенда яңартылган «Казан диңгезе» инсталляциясен ачачаклар.
Килүчеләр 265 млн ел элек Татарстан территориясендә урнашкан диңгездә яшәгән бик борынгы ерткычларны һәм башка җан ияләрен күрә алачак. 3D тавыш системасы һәм махсус яктырту үткән чорларга чумарга һәм шул чорның суда яшәүчеләре арасына эләгергә ярдәм итәчәк.
Инсталляцияне ачу 12:00 сәгатьтә Татарстан Табигать тарихы музееның 2 нче катындагы 8 нче залда узачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.