В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – мастер-класслар, документаль кино күрсәтү, зоопарк һәм башкалар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Бәйрәм программасы 11.00 сәгатьтә башлана һәм 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Кечкенә килүчеләргә күңелле җәнлек аквагримы ясаячаклар. Бу көнне музей территориясендә Казан зооботаника бакчасыннан зоопарк эшләячәк. Һәр килүченең хайваннарны күрү генә түгел, аларга кагылу һәм ашату мөмкинлеге дә булачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары шулай ук «Камчатка Аюлары.Тормыш башы» документаль фильмын карый алачак. Барлык теләүчеләр өчен «Ачышлар бүлмәләре» музей программасы кысаларында микроскоплар белән дәресләр узачак, «җанлана торган» 3D-буягычларны буярга өйрәтәчәкләр. Шулай ук бу көннәрдә Дәүләт Дарвин музее фондларыннан «Кошлар. Камиллек техгологиясе» дигән күргәзмә эшләячәк.
3-нче октябрьдә берничә мастер-класс үткәрү планлаштырыла, ә 4-нче октябрьдә «Табигый, фән» лабораториясеннән «Колбадагы космос» интерактив тамашасы узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Тулы мәгълүмат белән «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы сайтында танышырга мөмкин.